Усинск татарлары ансамбле Поляр түгәрәк аръягындагы Тельвиска авылында чыгыш ясаган
Хәзер Ненец автономияле округының башкаласы Нарьян-Мар шәһәрендә, аңа кадәр башкала борынгы Тельвиска авылы була. Ул быел 459 еллыгын билгеләп үтә. Биредә 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган концерт узган. Анда Коми республикасы Усинск шәһәренең «Болгар» татар һәм башкорт җыр ансамбле чыгыш ясаган.
Бу хакта Усинск шәһәренең татар һәм башкорт милли-мәдәни автономиясе, «Болгар» ансамбле «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.
Ненец автономияле округы территориясендә яшәүче төрле халыкларның мәдәниятен берләштереп, җирле халык традицияләрен саклап һәм торгызып төзелгән концертта «Престиж» үзәге иҗат коллективы да, чакырылган артистлар да чыгыш ясаган, төрле телләрдә туган җир, туган илгә мәхәббәт турында җырлар башкарылган.
«Безнең автономия һәм ансамбль өчен мондый чараларда катнашу бик мөһим! Ул иҗади тәҗрибә уртаклашу һәм алга таба хезмәттәшлек итү өчен яңа мөмкинлекләр ача», — дип билгеләп үтә Усинск шәһәре татарларының Милли-мәдәни үзәге рәисе Гөлназ Пинигина.
«Болгар» ансамбле һәм шәхсән үз исемемнән Усинск шәһәре татарларының мили-мәдәни автономиясе рәисе Гөлназ Пинигинага күркәм эшчәнлеге, җаваплылыгы һәм һәртөрле катлаулы бурычка иҗади карашы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. Тырышлыгыгыз, эшегезгә мәхәббәт һәм тугрылык, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт», — дип белдерә ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Г.Садыйкова.
Һәм, әлбәттә, халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен саклаучыларга — ансамбльдә катнашучыларга аерым һәм эчкерсез рәхмәт! Сезнең ярдәм белән без халкыбызның байлыгын һәм мәдәни мирасын саклыйбыз һәм буыннан буынга тапшырабыз! Сезнең барыгыз ярдәмендә безнең матур күпмилләтле Усинск шәһәрендә тату һәм тыныч яшибез, диелә хәбәрдә.