Россиядә яңа авыл хуҗалыгы культурасы кертелә башлаган
Россиядә яңа авыл хуҗалыгы культурасы кертелә башлаган. Күпьеллык мискантус үсемлеге целлюлоза ясау өчен кулланылачак. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Бу эш белән Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Цитология һәм генетика институты галимнәре шөгыльләнә. Тәҗрибә заводы Мәскәү өлкәсендә эшли, Новосибирск, шулай ук Калининград өлкәләрендә мәйданчыклар билгеләнгән.
Бер гектар мискантустан дүрт тоннага якын целлюлоза алырга мөмкин, дип аңлата тикшерүчеләр. Бу — агачтан күпкә арзанрак һәм җиңелрәк.
Институтта әйтүләренчә, Приморье краеның көньягында кытай мискантусы үсә, ә 2012 елда илдә Россия климатында үзен уңай хис итүче «сорановский» культуралы сортын патентланганнар.
Россия Фәннәр академиясе Себер бүлегенең Цитология һәм генетика институты мәгълүматларына караганда, бу үсемлектән алынган целлюлозадан биологик таркала торган савыт-саба җитештерелә башлаган инде. Алга таба аннан шулай ук биологик таркала торган төрү материалы, тукыма сәнәгате өчен сүс, шулай ук композит материалларда кулланыла торган углерод җепселләре ясарга мөмкиннәр.
Галимнәр әлеге культураның сортлар линиясен киңәйтергә планлаштыра. Бу — Россиянең төрле төбәкләрендә аңа карата кызыксыну белән бәйле.