Омскиның «Мәхәббәт» ансамбле 25 еллыгын билгеләп үтте
Омск өлкәсе Колосовка бистәсенең «Мәхәббәт» ансамбле 25 еллыгын билгеләп үтте. Чарага Төмән, Новосибирск, Кемерово өлкәләреннән һәм Казаннан да кунаклар килде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Мәхәббәт» ансамбленең беренче җитәкчесе Гөлсем Әмирова иде. Кызганычка, берничә ел элек ул вафат булды. Хатынының эшен тормыш иптәше Акрам Әмиров дәвам итте.
Колосовка бистәсе мәдәният йортында кунакларга «Мәхәббәт» ансамбленең фотолары, алар турында газетада чыккан мәкаләләр, дипломнары тәкъдим ителде.
Ансамбльне Колосовка районы хакимияте, Омск өлкәсе Дуслык йорты, Бөтендөнья татар конгрессы һ.б. котлады.
Бәйрәм чарасында Төмәннең «Пышны» фольклор-хореография ансамбле һәм «Чимги-Тура» уен кораллары ансамле, Татарстанның халык артисты Вәис Бәйрәмов чыгыш ясады.