Владимир Путин Татарстанда туып-үскән кешегә генерал-майор исеме бирде
Россия Президенты Владимир Путин Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь крае буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары, Татарстанда туып-үскән Айдар Әбраровка полиция генерал-майоры исемен бирде. Әлеге карар рәсми хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыккан.
«Әбраров Айдар Тәлгатовичка полиция генерал-майоры махсус исемен бирергә», – дип күрсәтелгән документта.
Искәртеп узабыз, Айдар Әбраров 1969 елның июлендә Татарстанда туган. Карьерасын ул 1994 елда башлый. 2022 елның маеннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Ставрополь крае буенча баш идарәсе башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнә.