Татарстан Рәисе кубогына ярышларда бүген республика спортчылары беренче унлыкка керде
Бүген Казанда Су спорт төрләре сараенда суга сикерү ярышлары – «Татарстан Республикасы Рәисе Кубогы» старт алды. Беренче финалларда бүген булды. 3 метрлы трамплинда иң яхшы чыгыш ясаучылар Мәскәү өлкәсе вәкилләре, алар алдынгы өч урынны да яулады.
Ярышның бу төрендә 2009 елда 12 сикерүче-юниор катнашты. Бишесе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, өчесе Татарстаннан һәм Пенза өлкәсеннән, берсе Чиләбедән.
461,15 балл белән беренче урынны Спартак Гаркуша, икенче урынны Владислав Качанов, өченче урынны Илья Надеев яулады, алар Мәскәү өлкәсе командасыннан.
ТР җыелмасыннан иң яхшысы Григорий Бурыгин булды, ул 390,30 балл белән 7 нче урын алды. Татарстаннан Павел Истомин һәм Александр Колесников сигезенче һәм унынчы урын яулады, дип яза «Татар-информ».