Россия Газа секторыннан ватандашларын эвакуацияләргә кереште
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Россия дипломатлары белән берлектә Газа секторыннан тыныч халыкны эвакуацияләү эшен оештырды. Ведомствоның Telegram-каналында шул хакта мәгълүмат чыкты.
Билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта сугыш хәрәкәтләре зонасыннан китәргә карар кылган РФ гражданнары үткәрү пункты аша уза. РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре урында кешеләргә медицина һәм психологик ярдәм күрсәтә, аларны азык-төлек һәм су белән тәэмин итә.
Билгеләп үтелгәнчә, бүген чик аша узган барлык РФ гражданнары да Каһирәгә юл тотачак, анда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының оператив штабы оештырылган. Биредә аларның тиешле барлык документларын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр.