Мәскәү Татар мәдәнияте үзәгендә Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулуны билгеләп үттеләр
Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан Мәскәү Татар мәдәнияте үзәге иҗат коллективлары һәм артистлары концерт оештырды. Бу хакта Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Концертта шагыйрь сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Роберт Миңнуллин – татар эстрадасы хитларына әверелгән күп кенә җыр текстлары авторы. Алар арасында «Əнкǝмнең догалары», «Соңдыр шул соңдыр», «Агыйделдǝн китеп барам» һ.б. бик күп җырларны атап үтәргә мөмкин.
Шагыйрь сүзләренә иҗат ителгән җырларны Альбина Мөхәммәтхаҗиева, Ильнара Нигъмәтуллина, Зәйнәп Сөләйман, Наил Гәрәев, Светлана Бәшәрова, Гүзәл Хөснетдинова, Фәйрүзә Кәримуллина, Рәисә Кәбирова, Рәфыйк Вәлитов, Гөлфия Якупова, Илдар Фәткуллин, Илдар Шиһапов, Хәмисә Хөсәенова, Рушан Локманов, Галия Әюпова, Мөнҗия Фәссахова, «Балкыш» гаилә ансамбле, «Мирас», «Татар моңнары», «Мәскәү егетләре» ансамбльләре башкарды.
Искә алу кичәсен Татар мәдәнияте үзәге китапханәсе мөдире Розалия Хәнәфиева алып барды.