Финляндиянең чик буе хезмәте Россиядән велосипедларда илгә керүне чикләгән
Финляндиянең чик буе хезмәте Россиядән велосипедларда илгә керүне чикли башлаган. Россиянең Төньяк-Көнбатыш таможня идарәсе матбугат хезмәтендә әлеге мәгълүматны расладылар. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
«Финляндия велосипедларда Россия гражданнарын кертүне туктатты. Моның нечкәлекләрен белмибез, чөнки Финляндия Хөкүмәтеннән идарәгә бу хакта рәсми кәгазь килмәде», - дип ачыклык кертте идарәнең матбугат хезмәте вәкиле.
Моннан тыш, Финляндия чигендәге үткәрү пунктларының берсендә белдерүләренчә, ял көннәрендә фин чик сакчылары берничә велосипедчыга чик аша үтәргә рөхсәт бирмәгән.