Якшәмбе көнне Татарстанда тагын да салкынайта
Якшәмбе, 19 ноябрьдә, Татарстан территориясендә минуслы температура урнашачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге сайтында чагыла.
Мәсәлән, төнге сәгатьләрдә һава температурасы -7..-12 градуска кадәр төшәчәк. Көндез -2..-7 градус көтелә.
Шул ук вакытта Татарстан синоптиклары алмашынучан болытлы һава торышын фаразлый, җитди явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга җитәчәк.