Теләчедә ракета гаскәрләрендә һәм артиллериядә хезмәт итүчеләр истәлегенә һәйкәл ачылды
Теләчедә Дан аллеясында ракета гаскәрләрендә һәм артиллериядә хезмәт итеп үз бурычларын үтәп, аларның батырлыкларын мәңгеләштергән сугышчыларга һәйкәл ачылды. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Чарада район башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, башка җитәкчеләр, ветераннар катнашты.
Ел саен 19 ноябрьдә Россия Кораллы көчләренең истәлекле көне- ракета гаскәрләре һәм артиллерия көне билгеләп үтелә. Ракета һәм артиллерия гаскәрләрендә хезмәт итүче актив район кешеләре ярдәмендә һәйкәл эшләнде. Тантана барышында аларга район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.