Бөгелмәдә Алексей Баталов исемендәге театр бинасына аның истәлегенә мемориаль такта куела
Бөгелмәнең Баталов исемендәге дәүләт рус драма театры бинасына мемориаль такта урнаштырылачак. Тантаналы чара 20 ноябрьдә СССРның халык артисты Алексей Баталовның туган көнендә була. 1942-1943 елларда ул бу бинада беренче рольләрен уйный. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бөек Ватан сугышы вакытында яшь Алексей әнисе һәм ике абыйсы белән бергә Бөгелмәгә эвакуацияләнә. Монда Нина Ольшевская җирле халык өчен зур булмаган театр оештырган. Аның 14 яшьлек улы күп вакытын шунда уздырган. Башта ул сәхнә эшчесе була, аннары анда артист буларак чыга.
2008 елда Баталовның иҗади юлы башланган театрга аның исеме бирелде.
Мемориаль такта 20 ноябрьдә 12 сәгатьтә Ленин урамы, 28 йорт адресы буенча ачыла. Бу көнне танылган артистка 95 яшь тулган булыр иде.