Алексей Песошин Татарстанның салым хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салым органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Татарстан Республикасы салым хезмәтенең кадерле хезмәткәрләре һәм хөрмәтле ветераннары!
Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез - Россия Федерациясе салым органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм.
Республикабызның һәм илебезнең үсеше сезнең көндәлек хезмәтегезгә бәйле. Сезнең тырышлыгыгыз икътисади үсеш һәм социаль бурычларны хәл итү арасында баланс саклауга юнәлтелгән.
Салым хезмәтенең заманча ысуллар һәм технологияләр кулланып даими камилләшүе мөһим. Сезнең проектлар һәм инициативалар салым түләүчеләргә хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшыртуга һәм салым хезмәте белән җитәкчелек итүнең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә.
Һәркайсыгызга профессиональлек, даими үсешкә омтылыш һәм заман белән бергә атларга әзер булуыгыз өчен зур рәхмәт белдерәм.
Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим», диелә котлауда.