Исламия Мәхмүтованың 80 еллыгына Казанда «Кыр казлары артыннан» кичәсе була
7 декабрьдә 18.30 сәгатьтә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында РСФСРның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтованың 80 еллыгына багышланган искә алу кичәсе-концерт була.
Кичәдә тамашачылар ул уйнаган спектакльләрдән видеоязмалар күрә, җырлар тыңлый алачак. Республикабызның күренекле сәнгать әһелләре исә легендар артистка турындагы истәлекләре белән уртаклашачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Шулай ук кичәдә театр артистлары И.Мәхмүтова режиссер буларак сәхнәләштергән спектакльләрдән өзекләр күрсәтә, диелә хәбәрдә.