Самарада татар теле дәресләре башлана
22 ноябрьдә Самара шәһәренең Җәмигъ мәчетендә татар теле дәресләре башлана. Бу хакта «Самара татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Дәресләр чәршәмбе 18.30 сәгатьтә башлана. Дәресләргә 25 яшьтән алып 50 яшькә кадәр булган татар телен өйрәнергә теләүчеләр чакырыла, диелә хәбәрдә.