Миңнеханов Казанда Татарстан православие җәмәгатьчелегенең V форумыннан фото күрсәтте
![Миңнеханов Казанда Татарстан православие җәмәгатьчелегенең V форумыннан фото күрсәтте](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/21/f2889b3d4779e6c29188196e578b8186.jpg)
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Телеграм-каналында бүген Казанда республика православие җәмәгатьчелегенең V форумыннан фотографияләр куйды.
«Дин вәкилләре безнең республикада традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту мәсьәләләре турында фикер алыша. Бүген Татарстанда дини ихтыяҗларны тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган», - дип язды Миңнеханов.
Искәртик, чара Казан православие рухани семинариясенең 300 еллык юбилеена багышланган иде. Форумда бөтен Россиядән Рус православие чиркәве вәкилләре, шулай ук Беларусьтан кунаклар катнашты. Моннан тыш, Казанга Чехия, Болгария, Сирия православие чиркәүләре вәкилләре килде.