Кремльдә Путинның Рахмон белән сөйләшүләре башланды
![Кремльдә Путинның Рахмон белән сөйләшүләре башланды](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/11/21/3024e45428e5b4bcb3db74dbe2d76fc9.jpg)
Россия һәм Таҗикстан Президентларының икәүдән-икәү форматында сөйләшүләре башланды. Эмомали Рахмон бүген безнең илгә рәсми сәфәргә килде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Билгеләп үтелгәнчә, Владимир Путин һәм кунак сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү һәм перспективалар, ике илнең стратегик партнерлыгының төп аспектлары, шулай ук төбәк һәм халыкара актуаль проблемалар турында фикер алышачак.