Миңнеханов «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында ярымфабрикат әзерләү фабрикасында булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резиденты (ТОСЭР) саналган «Саэльра» компаниясендә булды. Җитештерү холдингы «Яшел Үзән» сәнәгать мәйданчыгында 5 мең квадрат метрдан артык мәйданда урнашкан. Монда туңдырылган итле һәм камыр ярымфабрикатлары ясыйлар.
«Бәхетле» бренды белән танылган «Саэльра» компаниясе быел август аенда туңдырылган ярымфабрикатлар җитештерүнең беренче чиратын эшләтеп җибәрде. Җитештерү куәте — тәүлегенә 30 тоннага кадәр, товарларның 80 проценты Татарстанда сатып алына», — дип сөйләделәр «Татар-информ»га Яшел Үзән районы матбугат хезмәтендә.
Фото: © видеодан стоп-кадр
Продукция зур федераль ваклап сату нокталары аша сатыла, балалар һәм социаль туклану сегментына керә.
Беренче чираттагы инвестицияләр күләме 623 млн сум тәшкил иткән, 140тан артык эш урыны булдырылган. 2024 елда икенче чиратны төзү, ә 2025 елда беренче чиратның проект куәтенә чыгу планлаштырыла.
«Бүген алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе резидентлары булып 25 компания тора, 11 меңнән артык эш урыны булдырылган», — дип сөйләде муниципалитет башлыгы Михаил Афанасьев.