Аксубай малае «Татарстан – талантлар республикасы» бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты булды
Аксубай малае Богдан Федулов «Татарстан – талантлар республикасы» республика бәйгесенең I дәрәҗә лауреаты булды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Богдан «Беренче адымнар» (4-6 яшь) төркемендә чыгыш ясап, бәйгенең жюри әгъзалары күңелен яулады.
Богдан катнашында балалар музыкаль коллективлары чыгышын тамашачылар һәрвакыт көчле алкышлар белән каршы ала. Һәм менә ялгыз чыгышта да малай республика дәрәҗәсендә иң яхшысы булды. Аңа дәресләрне район мәдәният йортының музыкаль коллективлар җитәкчесе Наилә Крайнова бирә.