24 ноябрьдә «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотобәйгесе җиңүчеләре ачыкланачак
24 ноябрьдә 16.00 сәгатьтә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотобәйгесе нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне бүләкләү һәм күргәзмә ачу тантанасы була. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсның максаты – татар халкының мәдәни мирасын үстерү, саклау һәм популярлаштыруда фотографиянең ролен һәм керткән өлешен арттыру эшендә визуаль документ буларак фотографиянең дөреслеген һәм тәэсирле чараларын куллану, шулай ук татар халкы тарихы, гореф-гадәтләре һәм йолаларына карата җәмгыятьтә кызыксыну уяту.
Фотобәйге «Педагог һәм остаз»; «Халык-гамәли сәнгать», «Гореф-гадәтләр һәм йолалар» номинацияләре буенча үткәрелде.
Конкурска Россия Федерациясенең 20 төбәгеннән (Мәскәү, Ленинград, Төмән, Волгоград, Тверь, Чиләбе, Свердловск, Самара, Ульяновск, Оренбург өлкәләре, Алтай, Пермь, Красноярск, Краснодар крайлары, Бурятия, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Кырым республикалары, Ямал-Ненец автономияле округы) 550дән артык эш килде.