Социаль фондта килешү буенча эшләүчеләргә больничный рәсмиләштерү тәртибен аңлаттылар
2023 елдан гражданлык-хокукый характердагы килешү төзегән хезмәткәрләр, шулай ук үзмәшгульләр (1 июльдән) больничный рәсмиләштерә алачак. РФ Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Хәзер, башкаручы белән гражданлык-хокукый характердагы килешү төзегәннән соң, заказчы түләүне башкарган вакытта аңа иминият взнослары күчерергә бурычлы, соңыннан шулардан вакытлыча эшкә сәләтсезлек өчен акча түләнәчәк. Больничный акчасыннан тыш, мондый кешеләр социаль иминиятләштерү буенча башка төрле пособиеләргә дә (әйтик, йөклелек һәм бала табу, бала карау буенча һ.б.) өметләнә ала», - диде ул.
Гражданлык-хокукый килешүләр (алар асылда хезмәт килешүләре булып тора) буенча хезмәткәрләрне иминиятләштерелгән затлар исемлегенә кертү ихтыяҗы күптәннән туды, дип саный Вафин. Аның сүзләренчә, хәзер әлеге категориягә кергән гражданнар социаль ярдәмнән мәхрүм калмаячак.