Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа»ның вакытлы матбугатка язылу акциясен хуплады
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татмедиа» АҖнең вакытлы матбугатка язылу акциясен хуплады. Парламент җитәкчесе Баулы районының Кырым-Сарай авылындагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты өчен газета-журналларга язылды.
«Бу инде традиция - һәр ел ахырында Дәүләт Советы депутатлары республика газеталарына һәм журналларына языла. Мондый ярдәм турында сораган социаль учреждениеләр, республикада яшәүче аерым кешеләр өчен язылу рәсмиләштерәләр. Мин дә татар һәм рус телләрендә берничә басмага язылдым», - дип сөйләде Дәүләт Советы Рәисе парламент утырышыннан соң.
Шул рәвешле акциядә катнашучылар социаль учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләргә, ветераннарга республиканың иҗтимагый-сәяси тормышыннан хәбәрдар булырга ярдәм итә, диде Мөхәммәтшин.
«Татмедиа» АҖ басмасының теләсә кайсына бүләккә язылып, акциядә катнашырга була. Республика басмаларын «Татмедиа» сайтында онлайн-режимда да яздырып була.
2022 елның I яртыеллыгында (гыйнвар мәгълүматлары буенча) «Татмедиа» АҖ газеталарының гомуми тиражы - 270 509 нөсхә.
«Татмедиа» АҖ газеталары татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә нәшер ителә. 43 газета рус телендә, 49ы татар телендә, 5се чуваш телендә һәм 1 газета удмурт телендә чыга.