Казанда «Яшь белгеч - киләчәк төзүче» форумы уза
23-24 ноябрьдә Казан Экспо мәйданчыгында «Яшь белгеч - киләчәк төзүче» форумы уза. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хзмәте хәбәр итә.
Чарада архитектура-төзелеш югары уку йортлары һәм махсус урта уку йортлары студентлары һәм укытучылары, экспертлар һәм эш бирүчеләр, бизнес һәм профильле министрлыклар вәкилләре катнаша.
Программада мәктәп укучылары өчен - профориентация чаралары һәм мастер-класслар, студентлар өчен - экспертлар белән түгәрәк өстәлләр, эш бирүчеләр белән очрашулар, вакансияләр ярминкәсе, Татарстан Республикасының эре җитештерү һәм төзелеш мәйданчыкларына экскурсияләр каралган.
Иң актив яшь катнашучыларга стажировка һәм җитештерү практикасын узуга эш бирүчеләрдән сертификатлар тапшырылачак. Моннан тыш, призлар уйнатылачак, иң мөһиме 2 студент 2023 елның йомгаклау форумына Мәскәүгә барачак.