Түбән Каманың үзәк мәчетендә татар теле дәресләре башланды
Түбән Каманың Үзәк мәчетендә татар телен өйрәнү буенча курслар башланды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Дәресләр атнага 2 тапкыр 18:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр үткәрелә: дүшәмбе - хатын-кызлар өчен, ә сишәмбе - ир-атлар өчен.
Укыту программасы телне яңа өйрәнүчеләргә дә, тел нигезләрен белүчеләргә дә кызыклы булачак. Укучыларга дәресләргә теләсә кайсы вакытта кушылырга мөмкин.
Белешмәләр өчен телефон: +7 917 269 02 44.