Истанбулда Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең яңа бинасы ачылды
Төркиядә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенең һәм «Татарстан» сәүдә йортының яңа бинасы ачылды. Бу вакыйга Төркия партнерлары белән очрашулар һәм хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
«Төркия - Россиянең һәм безнең республиканың төп партнерларының берсе. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең товар әйләнеше 1,2 млрд долларга кадәр артты. Безнең бизнесларны якынайтуда Вәкиллек һәм Сәүдә йорты мөһим роль уйный. Алар Төркиядә 25 елдан артык эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе Телеграм-каналында.
Татарстан Рәисенең матбугат хезмәтендә ачыклауларынча, бина Истанбулның Азия өлешендә, Бейкоз районында урнашкан.
Тантанада Россиянең Истанбулдагы генераль консулы Андрей Буравов, Бейкоз муниципалитеты җитәкчесе Мурат Айдын, Истанбул провинциясе губернаторы урынбасары Озлем Бозкурт Геврек катнашты.
Матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, Төркия инвесторлары Татарстанда 10 завод ачкан, ә инвестицияләрнең гомуми күләме 2 млрд долларга җитә. Үз чиратында, Татарстан партнерларга нефть, синтетик каучук, пластмасса эшләнмәләр, синтетик юу чаралары, мех, тире, мебель, фармацевтика һәм продукциянең башка төрләрен җибәрә.