Сбербанкның өлкән вице-президенты 42 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булган
Сбербанкның өлкән вице-президенты, «B2C клиент тәҗрибәсен үстерү» блогы җитәкчесе Николай Васев 42 яшендә вафат булган. Табибларның беренчел нәтиҗәсенә караганда, банкирның үлеменә йөрәк өянәге сәбәпче. Бу хакта финанс оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Николай Васев Сбербанкта 12 елдан артык эшләгән һәм «ипотека продукциясе сегментының фактик рәвештә вертикален төзеде», — дип ассызыклана некрологта.
Васев банкта эшчәнлеген партнерлар белән эшләү идарәсе башлыгы вазифасыннан башлый. Аннары, 2015 елда, ул «Домклик» IT-стартапны җитәкли һәм аның белән җиде ел дәвамында җитәкчелек итә. Бу вакыт эчендә стартап «ипотека базарында күпмиллиардлы әйләнешле лидерга әйләнде» һәм «Килешүләр фабрикасы» ипотекасын рәсмиләштерүнең цифрлы хезмәте булдырылды», — дип билгеләп үтелә Сбербанкның матбугат хезмәтендә.
2020 елда Васев Сбербанкның вице-президенты була, ә 2022 елның декабрендә өлкән вице-президент вазифасына билгеләнә һәм «B2C клиент тәҗрибәсен үстерү» юнәлешен җитәкли. Бу вазифада ул бизнес моделен клиент-үзәк моделенә үзгәртү белән шөгыльләнә.