Татар теле укытучысы Мәскәүдәге күргәзмәдә: Кунакларны татар теленә өйрәтәбез
Казан шәһәренең Яңа Савин районының татар телендә белем бирүче 13 гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миншәгәрәева Әминә халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында кунакларга татар теле дәресе үткәргән.
«Мин – Бөтенроссия иң яхшы туган тел укытучылары бәйгесе финалисты. Әлеге чарага татар теленнән кереш дәрес үткәрергә килдем. Кунакларны татар телендәге кереш сүзләр белән таныштырдым. 2024 елда Казанда узачак «Киләчәк уеннары» чарасына чакырып калдык. Исәнләшү, саубуллашу, кунакханә эзләү кебек сүзләргә өйрәттек. Кунаклар кызыксынып тыңлады, турист, шәһәрдә яшәүче булып төрле әңгәмәләр төзеп карадылар», - диде ул «Татар-информ»га.
Казанда сөйләшү җайлы булсын өчен, кунакларга сүзлекчә, юл күрсәткечен бүләк иткәннәр.