Марат Җәббаров Мәскәүдәге Татарстан көнендә авыл хуҗалыгы мәйданчыклары белән таныштырды
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә узучы Татарстан көнендә министрлык үткәргән чаралар белән таныштырды.
«Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә азык-төлек, аграр юнәлешләрдә мәйданчыклар эшли. «Татпотребсоюз» урамда кечкенә Сабантуй оештырды, Татарстанда җитештерелгән бик күп милли продукция алып килделәр. Ул чәкчәк, казлар, төрле лимонадлар һәм башкалар. Иртәдән алып бик күп кеше ул мәйданчыкта булды. «Россия кухнясы йорты»нда Татарстанның, Казанның иң яхшы шеф-поварлары безнең милли ашларны пешерү буенча остаханә күрсәтәчәк», – дип таныштырды Марат Җәббаров.
«Татпотребсоюз» мәйданчыгында мәскәүлеләрне бушка каз итеннән пешерелгән шурпа, шулай ук чәй белән дә сыйлыйлар, татарча биюгә өйрәтәләр. Шул ук мәйданчыкта мөслимлеләр башкала халкына каз өмәсе күренешен күрсәтә.