Дарья Санникова: М-12 юлында автосәяхәтчеләр өчен проект гамәлгә ашыра башларга ниятлибез
Казанның Туризмны үстерү комитеты төбәктә автомобиль туризмын популярлаштыру проектын әзерли. Ведомство җитәкчесе Дарья Санникова «Россия» күргәзмәсендә оештырылган Республика көнендә «Российская газета»га шулай дип белдерде.
«М-12 участогы ачылганнан соң «Казанбас» туристлык проектын гамәлгә ашырырга ниятлибез. Моның өчен маршрут буйлап якын-тирә шәһәрләрдә, мисал өчен Түбән Новгородта яки Чабаксарда сувенир продукциясе тәкъдим итүче традицион Казан автобусларын җибәрәчәкбез, - диде Дарья Санникова. – Без Казанда туристлык көннәре оештырырга ниятлибез, аның дәвамында туристлар шундый автобусларда йөриячәк һәм М-12 трассасында безнең юнәлешне популярлаштырачак».
Аның әйтүенчә, киләчәктә М-12 трассасын Екатеринбургка, соңрак Кытайга кадәр озынайту халыкара автотуризмны үстерергә мөмкинлек бирер дип көтелә. Шул ук вакытта, ялның альтернатив төре уңайлы булачак – күп функцияле зоналар ярдәмендә сәяхәтчеләр зур канәгатьлек хисе һәм бай хис-кичерешләр алу белән бергә, аларга яхшы сервис та тәкъдим ителәчәк.
Хәзерге вакытта Татарстанда актив рәвештә глэмпинглар, кунакханә һәм күңел ачу комплекслары төзелә. Якындагы елларда Россиядә иң зурлардан саналган «Казан Марина» елга туристлык кластерының өстенлекле инвестиция проекты гамәлгә ашырылачак. Ел саен республикага дөньяның төрле илләреннән һәм төбәкләрдән 4 миллионнан артык кеше килә.