Татарстан Гидрометеоүзәге: Республикада буран, бозлы яңгыр һәм көчле җил көтелә
Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез Татарстанда янә һава шартларының начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
3 декабрь киченнән башлап республикада, шул исәптән Казанда да, кар һәм җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр, кайбер урыннарда бозлы яңгыр (төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә – урыны белән көчле) көтелә.
Моннан тыш, буран чыгарга, бозлавык барлыкка килергә һәм җепшек кар ябышырга мөмкин. Явым-төшем һәм буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начараячак.
Моннан тыш, көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны белән секундына 15-18 метрга кадәр җитәр дип көтелә. 4 декабрьдә көндез томан төшәчәк. Юлларда кар көртләре һәм көчле бозлавык барлыкка киләчәк.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы бүген Татарстанда -5..-10 градус салкын булуы көтелә дип хәбәр иткән иде.