«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбенең 12нче сезонында 150 кеше белем алды
2 декабрьдә Диния нәзарәтнең халык арасында зур популярлык казанган проекты – «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе үз эшен төгәлләде. Бу юлы намаз укырга 150 кеше өйрәнде. Аларның 20сен ир-ат, калганын хатын-кызлар тәшкил итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Һәр елдагыча, курсларга йөрүчеләр 6 дәрестә (атнасына бер тапкыр) намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерде. Беренче дәрестә укучылар тәһарәт алу тәртипләрен өйрәнсәләр, калган өч дәрес – намаз уку тәртипләре, хәләл һәм хәрам төшенчәләрен аңлату, ураза турында булды. Дәресләр татар һәм рус телләрендә оештырылды.
«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус оештырыла. Әлеге проект мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъвәт эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Унике сезон дәвамында әлеге курсларда 1200гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.