Буран сәбәпле, Казанда 8 баллы бөкеләр барлыкка килде
Һава шартлары бозылу һәм көчле буран аркасында иртән Казанда 8 баллы бөкеләр барлыкка килде.
«Яндекс. Пробки» порталы мәгълүматлары буенча, шәһәрнең барлык районнарында диярлек хәрәкәт кыенлашкан.
Сервис мәгълүматларыннан күренгәнчә, аеруча шәһәр үзәгендә, шулай ук Универсиада проспекты, Әмәт магистрале, Фрунзе, Фатих Әмирхан, Ямашев, Николай Ершов, Гадел Кутуй урамнары, Оренбург тракты буйлап машиналар акрын тизлек белән хәрәкәт итә.
Фото: © «Яндекс.Пробки»