Татарстан Хисап палатасында яңа вазифа барлыкка килде
Татарстан Хисап палатасында аппарат инспекциясе башлыгы вазифасы булдырылды. Дәүләт гражданлык хезмәте вазифалары реестрына тиешле үзгәрешләр ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән кертелгән.
«6 бүлекнең 1 бүлекчәсен «Татарстан Республикасы Хисап палатасы аппараты инспекциясе башлыгы» дигән эчтәлектәге позиция белән тулыландырып, реестрга үзгәреш кертергә», - диелә документта.
Инспекция башлыгының вазифаи окладын исәпләү коэффициенты 3,194не тәшкил итәчәк.