Илшат Әминов Петр Толстойның «россиялеләр» термины турындагы сүзләрен тәнкыйтьләде
Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстойның сүзләре, «руслар» һәм «россиялеләр» турында ул көчләп тапкан дискуссия Конституция нигезләренә каршы килеп кенә калмый, ә бүгенге катлаулы чорда милләтара тынычлык һәм татулыкка да кизәнә. Бүген безгә Россиядә яшәүче барлык милләтләрнең бердәмлеге беркайчан булмаганча мөһим. Бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Семь дней» программасында аның алып баручысы Илшат Әминов белдерде, дип хәбәр итә «Татар информ».
«Россия сәяси элитасының бер өлешендә империячел милләтчелек каян уянган? – дигән сорау бирә Әминов. – Бу - Россия Конституциясен санга сукмау, анда беренче юлда ук акка кара белән: без – Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы дип язылган бит. Сезгә «Без Казанны россиялеләр дип аталыр өчен яулап алмадык» дигән гыйбарә безне кыргый урта гасырда халыклар бер-берсенә каршы торган заманнарга алып ташлый, халыкларны аера, кешеләрдә иң түбән хисләр уята кебек тоелмыймы?»
Ул билгеләп үткәнчә, Казанны яулап алу турында ачы кисәтүләр инде күптән яңгыраган, әмма ул наданнар һәм гопниклар авызыннан чыккан.
«Ни өчен соң ул минем белән гопниклар телендә сөйләшә һәм шундый сүзләр әйтә? Төп сорау мондый: бу сүзләр кызып китеп, бүген модада булган хайп өчен әйтелгәнме әллә бу билгеле бер сәяси даирәләрдә формалаша торган Россияне көчләп унитарлаштыру, Россия Конституциясен, аның рухын һәм эчтәлеген тулысынча яңадан карау идеясеме», - дип искәртте алып баручы.
Әмма, ул билгеләп үткәнчә, әлеге сүзләр генә түгел, аларның кайчан әйтелүе дә куркыныч тудыра.
«Мине барыннан да элек җәмгыятькә көчләп тагыла торган әлеге дискуссиянең бүгенге катлаулы, бөтен илнең берләшүен таләп итә торган заманда никадәр вакытсыз булуы куркыта. Депутат Толстой милләтара тынычлык һәм татулыкка кизәнүен аңламыймы икәнни?» - диде Илшат Әминов.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин әле күптән түгел генә «милләтара һәм динара ызгыш китереп чыгару, җәмгыятебезне таркатырга тырышу омтылышлары – ул хыянәт, бөтен Россиягә каршы җинаять» дип белдергән иде. Илнең Төп законы һәм дәүләт башлыгы илнең киләчәге анда яшәүче халыкларның тигез хокуклылыгы һәм бердәмлегендә дип сөйләгән вакытта, сәясәтче, Дәүләт Думасы депутат көчләп ассимиляцияләүне яклап чыга.
«Турыдан-туры сорыйм: Дәүләт Думасы вице-спикеры Петр Толстойның сүзләре безнең күптөрлелеккә нигезләнгән татулыкны ныгытамы?» - дип сүзен төгәлләде Әминов.