Төзелеш министры урынбасары Лисичанскида Татарстан кышка әзерләгән объектларны карады
Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Валерий Леонов Лисичанскида шәһәр инфраструктурасын торгызу өчен җаваплы ресурс һәм коммуналь оешма вәкилләре белән очрашу үткәрде.
Җылыту сезонына әзерлек, су, газ, электр белән тәэмин итү һәм авария хәлендәге юлларны ремонтлау турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы вице-премьеры Евгений Варакин шефлыкка алынган территориядә башкарылган эшләр турында хисап бирде. Очрашу тәмамлангач, Валерий Леонов объектларны карады, югары вольтлы кабель үткәрү белән шөгыльләнүче Татарстан энергетиклары белән аралашты, суүткәргеч челтәрләрен алыштыру процессын өйрәнде һәм берничә блок-модульле пар казаннары биналарын карады.
Сәфәр нәтиҗәләре буенча,төзелеш министры урынбасары эшләрне тизләтүгә һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән берничә йөкләмә бирде.
Материал Сергей Толмацкий катнашында әзерләнде.