Дубайда билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды
1-4 декабрьдә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә билбау көрәше буенча халыкара ярышлар узды. Бу хакта ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Республикасы делегациясе составына көрәш буенча дөнья чемпионнары Ранис Гыйләҗетдинов, Булат Мусин, Ислам Фәләхов, Динар Кәримуллин һ.б. керде. Алар спорт көрәше буенча дөнья чемпионы, Олимпия уеннары көмеш призеры, Халыкара көрәш федерациясе вице-президенты Морад Гайдаров җитәкчелегендә мастер-класс күрсәтте.
Дубайда көрәш буенча халыкара чаралар икенче ел рәттән үткәрелә. Турнирның финал этабы нәтиҗәләре буенча 65 кг, 75 кг, 85 кг, 100 кг һәм абсолют үлчәү категорияләрендә биш комплект бүләк уйнатылды, диелә хәбәрдә.