Миңнеханов салкыннарда торак-коммуналь хуҗалык объектлары эшен контрольдә тотарга кушты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кышкы салкыннарда инфраструктура объектлары эшчәнлеген контрольдә тотуны арттырырга кушты. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортындагы киңәшмәдә әйтте.
«Соңгы көннәрдә республикада урнашкан аномаль түбән температуралы һава торышы энергетика һәм торак- коммуналь хуҗалыгы предприятиеләрендә, җылылык һәм су белән тәэмин итү челтәрләрендә, шулай ук транспортта авария хәле арту куркынычы тудыра, янгын чыгу куркынычын арттыра», – дип республика җитәкчесе сүзләрен китерә аның матбугат хезмәте.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү максатыннан, Миңнеханов энергетика, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм транспорт объектларында җаваплы затларның кизү торуын оештырырга, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, авария хезмәте бүлекчәләренең барлык мөмкин булган вакыйгаларга оператив әзерлеген тәэмин итәргә кушты.
«Безнең бурыч – гражданнарның иминлеген тәэмин итү», — дип йомгаклады ул.
Казан федераль университеты галиме Юрий Переведенцев Карск диңгезеннән арктик һаваның һөҗүме аркасында килеп чыккан аномаль салкыннар Татарстанда киләсе атна уртасына кадәр дәвам итәчәк, дип сөйләде.