«Болгар радиосы» XI Милли музыкаль премиясе лауреатлары исемлеге билгеле булды
9 декабрь көнне «Пирамида» концертлар залында «Болгар радиосы»ның XI Милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы узды.
«Кайнар хит» тапшыруы җиңүчеләре һәм «Болгар радиосы» тыңлаучылары фикере нигезендә сайланган җырчылар «Алтын йолдыз»га ия булды.
«Болгар радиосы» XI Милли музыкаль премиясендә барлыгы 30 номинант билгеләнгән:.
- «Татар җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» - Ришат Төхвәтуллин
- «Татар музыкасының асылын саклап, җыр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен» - Зәйнәб Фәрхетдинова
- «Иң ямьле төркем» - «Ямьле» төркеме
- «Иң максатчан җырчы» - Альберт Вәлиуллин
- «Иң халыкчан дуэт» - Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова
- «Халык мәхәббәте» - Ришат Фазлыйәхмәтов
- «Халыкчан башкару» - Зөлфирә Шәйдуллина
- «Үзенчәлекле тембр» - Марат Фәйрушин
- «Халыкчан тавыш» - Зәринә Хәсәншина
- «Татар эстрадасында яңа исем» - Искәндәр Вәлиев
- «Иң максатчан дуэт» - Алсу һәм Азат Фазлыевлар
- «Күңелләргә үтеп кергән җыр» - Вадим Захаров
- «Иҗади гаилә» - Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов
- «Үзенчәлекле җырчы» - Винарис Илъегет
- «Моңлы тавыш» - Айгөл Хәернасова
- «Моң» - Филүс Каһиров
- «Иң креатив җырчы» - Марат Яруллин
- «Иң дәрәҗәле остаз»- Венера Ганиева
- «Иң дәртле җырчы» - Рифат Зарипов
- «Иң ихлас дуэт" - Эльмира Гильфанова һәм Рафил Җәләлиев
- «Иң тынгысыз дуэт» - Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар
- «Тамашачы сайлавы» - Ильшат Сафин
- «Зәвыклы җырчы» - АсылъЯр
- «Иң романтик дуэт» - Гүзәлия һәм Артур Минһаҗев
- «Мәхәббәт җырчысы» - Раяз Фасыйхов
- «Иң популяр дуэт» - Ризат һәм Зинира Рамазановлар
- «Елның иң популяр җырчысы" - Илсөя Бәдретдинова («Ачуланма язмыш, курыкмыйм»)
- «Үлмәс хит» - Салават Фәтхетдинов («Уфтанма»)
- «Легендар җырчы» - Зөһрә Сәхәбиева
Тантананы «Болгар радиосы»ның башкарма директоры Илфар Кәримов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин һәм «Болгар радиосы»нда «Сәхнәдәш» программасын алып баручы Айгөл Хәйруллина алып барды.