Көндез Татарстанда -30 градуска кадәр салкын булуы көтелә
![Көндез Татарстанда -30 градуска кадәр салкын булуы көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/12/10/de69deec1adec401c5ba7bc06d3da64f.jpg)
Бүген, 10 декабрьдә, Татарстанда кабат аномаль салкын һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Республикада алмашынучан болытлы көн була. Явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан секундына 4-9 метр тизлектә җил исә. Юлларда бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә синоптиклар.
Көндез Татарстанда һава температурасы -20..-25 градус (республиканың төньяк һәм көнчыгыш районнарында урыны белән -30 градуска кадәр), Казанда -20..-22 градус тәшкил итәчәк.