Долларның бәясе көз ахырыннан беренче тапкыр 89 сумга кадәр төште
Сәүдә мәйданчыгында котировкалар буенча доллар Мәскәү биржасында 89,93 сумнан сатыла. Искәртик, соңгы тапкыр Америка валютасы 30 ноябрьдә 90 сумнан түбән төште һәм 89,45 сум булды.
Бүгенге сатулар башланганнан бирле доллар 63 тиенгә арзанайган һәм 90,56 сумга сатылган.
Шунысы кызык, 12 декабрьдә башка валюталар да арзанайды. Мисал өчен, евро 56 тиенгә арзанайган һәм 97,05 сумга сатыла. Юань 12,52 сумга сатыла, сатулар ачылышында 12,6 сум торган.