«Идел» татар фольклор ансамбле «Пенза йолдызчыклары» фестивале лауреаты булды
8 декабрьдә Пенза шәһәрендә «Пенза йолдызчыклары-2023» өлкә балалар иҗаты фестиваль-бәйгесе булды. Халык вокалы» номинациясендә Каменка районының «Идел» татар фольклор ансамбле I дәрәҗә лауреат булды. Пенза өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә шул хакта хәбәр ителә.
Чарада Пенза өлкәсенең 20 районыннан килгән 24 катнашучы чыгыш ясады.
Фестиваль-бәйгенең жюри әгъзалары лауреатларны дүрт номинациядә – эстрада вокалы, халык вокалы, эстрада биюе, халык биюе – билгеләде. «