Дзержинск шәһәрендә Гаяз хәзрәт Закиров кубогына көрәш турниры була
Иртәгә, 17 декабрьдә, Түбән Новгород өлкәсе Дзержинск шәһәрендә билбаулы көрәш буенча ачык беренчелек була. Бу хакта Түбән Новгород өлкәсе татарлары милли-мәдәни мохтариятенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр ителә.
Ярышларда катнашучылар Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Гаяз хәзрәт Закиров кубогы өчен көрәшәчәк.
Спортчыларның авырлыгын үлчәгәч, җирәбә салалар.
«Ярышлар иртәнге сәгать 10да башлана. Билбаулы көрәш ярышларын карарга чакырабыз», диелгән хәбәрдә.