Буада махсус операциядән ялга кайткан хәрби өйләнде
Буада махсус операциядән ялга кайткан Андрей өйләнде. Район ЗАГС бүлегендә тантаналы чарага яшьләрне тәбрик итәргә муниципаль район башлыгы Ранис Камартдинов, хәрбинең сугышчан дусты, аларның әти-әниләре, туганнары, дуслары килде. Бу хакта «Байрак» сайтында хәбәр ителә.
ЗАГС бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Козырева быелның соңгы парларының берсе булуларын, мәхәббәттә яшәүләрен теләде. Кияү белән кәләшнең ике як әти-әнисе дөньялар тынычлануын, балаларның бәхетле булуларын теләде.
Үзе дә яңа гына махсус хәрби операциядә катнашучы буалылар янында булып кайткан район башлыгы Ранис Камартдинов, Андрейның туган илен яраткан кебек, гаиләсендә дә терәк булачагына ышанычын белдерде.
Андрей Кыяттан, ә Алинә Буа кызы. Яшьләр моннан биш ел бер-берсе белән танышып, очраша башлаганнар. Андрей ялга кайткач, сөйгән яры белән никахын законлаштырып хезмәт итәргә теләвен белдерде.