Сухумда Казанга килергә чакыручы баннерлар урнаштырылган
![Сухумда Казанга килергә чакыручы баннерлар урнаштырылган](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/12/17/edef0e2d7db231ea78ac04defd342077.jpeg)
Сухумда Татарстан башкаласына чакыру реклама баннерлары барлыкка килде. Бу хакта үзенең telegram-каналында Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова хәбәр итте, дип яза Казан мэриясе матбугат хезмәте.
«Узган ел Сухум һәм Казан туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар», – дип искәртте ул.
Исегезгә төшерәбез, ноябрьдә шундый баннерлар Сәмәркандта да барлыкка килде. Аларны шәһәрнең ике урамында урнаштырганнар.