Санкт-Петербург рәссамына «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде
Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Ак калфак-Нева» активисты Эльмира Мостафина иҗади эшчәнлектәге казанышлары өчен «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Санкт-Петербург татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы Эльмира Мостафинаны лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлый, диелә хәбәрдә.
Чистай рәссамы Мостафина Эльмира 1977 елда Татарстанның Чистай шәһәрендә туган. Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын, Санкт-Петербургның Илья Репин исемендәге дәүләт сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура академиясен тәмамлый.
2005 елдан — Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзасы һәм Санкт-Петербург акварельчеләр җәмгыяте әгъзасы.
Эльмира Мостафина 1993 елдан башлап күргәзмәләрдә катнаша. 2007 елда «Зәңгәр кунак бүлмәсе» галереясында рәссамның шәхси күргәзмәсе була.
1999 елдан Петербург һәм Финляндия сәнгать галереяләре белән хезмәттәшлек итә. 2005 елда Эльмира «Россия – дөнья рәссамнары» Халыкара проектында һәм «Арт-күпер-Акварель» III Халыкара биенналеда («Шәһәр пейзажы» номинациясендә иң яхшы эше өчен бүләкләнгән), ә бер елдан соң «Рәссам – шагыйрьләр» күргәзмәсендә катнаша, анда «Карлы Петербург» сериясеннән акварель картиналары күрсәтелә.
Эльмира Мостафинаның эшләре Санкт-Петербург шәһәренең Пушкин йортында, Пушкин музеенда куелган. Шулай ук аның картиналары Россия, Финляндия, Швеция, Германиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.