Прокуратура күп катлы йортта кыз утырган лифтның ычкынып китүе турындагы хәбәрне тикшерә
Прокуратура Казандагы күп катлы йортта бер кыз утырган лифтның ычкынып китүе турындагы мәгълүматны тикшерә. Бу хакта ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, әлеге хәл Спартак урамындагы йортта булган. Сигезенче катта лифт кабинасы ычкынып киткән һәм беренче белән икенче катлар арасында туктап калган.
Күзәтү ведомствосы профиль белгечләр белән берлектә әлеге хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклаячак, шулай ук лифт җиһазын карап тоткан һәм файдаланган вакытта иминлек таләпләренең үтәлешенә хокукый бәя бирәчәк.