Мәскәү югары хәрби команда училищесында намаз бүлмәсе ачылды
Мәскәү югары хәрби команда училищесында (Кремль училищесы) мөселманнар өчен гыйбадәт кылу бүлмәсе ачылды. Намаз бүлмәсен ачу уку йортының 106 еллыгына багышланган. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тантаналы чара кысаларында Мәскәү югары хәрби команда училищесы җитәкчелегенә Россия мөселманнарының дини лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Үз чиратында, училищесы җитәкчесенең хәрби-сәяси эшләр буенча урынбасары - бүлек җитәкчесе, полковник Александр Адохин Кремль училищесының җитәкчелек итүче составы исеменнән РФ мөселманнары лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдинга һәм Россия мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелегенә мөселман курсантларны һәм дустанә илләр вәкилләрен (Мәскәү югары хәрби команда училищесында андыйлар күп) кайгыртулары өчен рәхмәт белдерде.
Намаз бүлмәсенә бирелгән бина Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте хисабына тулысынча ремонтланган. Намаз бүлмәсен ачу көнендә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәтеннән татар шамаиле тапшырылды. «Мәдинә» нәшрият йорты (РФ мөселманнары Диния нәзарәте) Мәскәү югары хәрби команда училищесында намаз бүлмәсен дини әдәбият белән тулысынча тәэмин итте.
Кремль училищесының 106 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов курсант-мөселманнарга дини теләкләр белән мөрәҗәгать итте.