Россиядә бер ел эчендә 30 нефть һәм газ ятмасы табылган
2023 елда Россия нефтьчеләре 30 углеводород ятмасы тапкан. Нәтиҗәдә, нефть запаслары – 470 миллион тонна, газ запаслары 630 миллиард кубометрга артырга мөмкин, дип хәбәр итә РИА Новости агентлыгы. Шунысы игътибарга лаек, табылган нефть һәм газ чыганаклары агымдагы энергия ресурслары чыгымнарының 100 процентын диярлек каплаган.
Әйтик, Р.У.Мәганов исемендәге ятмада 8,4 миллион тонна нефть һәм 136 миллиард кубометр газ запасы бар. «Лукойл» белгечләре әлеге чыганакны Каспий диңгезе шельфында тапкан. Икенчесен, кечкенәрәген исә «Газпром нефть» белгечләре ачыклаган. В.П.Орлов исемендәге ятмада 7,5 миллион тонна «кара алтын» булырга тиеш. Ул Оренбург өлкәсендә урнашкан.
Әмма нефтьнең яңа чыганакларын табу әлеге ресурсның бәясенә берничек тә йогынты ясамый, дип белгечләр. Чыганакны үзләштерүдән продукт алганчыга кадәр бер-ике ел узачак. Шул ук вакытта, Илкүләм энергетика иминлеге фондының әйдәп баручы белгече Игорь Юшков әйтүенчә, әгәр нефть ятмасы еракта урнашса, скважина бораулап эшкә керешү генә җитми. Бу очракта нефтьчеләргә моның өчен кирәкле бөтен инфраструктураны буш урында төзергә туры киләчәк, ә моңа 5 ел таләп ителә.