Санкт-Петербург үзәгендә кеше яшәми торган йорт җимерелгән
Узган төндә Санкт-Петербургның Адмиралтейский районы Гороховая урамында кеше яшәми торган йорт җимерелгән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Хәзерге вакытта урында җимерекләрне аралыйлар, ә прокуратура тикшерү эше оештырган.
Күршедәге торак йорттан 27 кешене эвакуацияләгәннәр, аларның унтугызын вакытлыча урнаштыру пунктына озатканнар, калганнары туганнарына киткән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре эвакуацияләнгән кешеләргә психологик ярдәм күрсәтә.
Коткаручылар, кинологларны да эшкә җигеп, зыян күрүчеләрне табу максатыннан җимерекләрне тикшергән, әмма әлеге хәл турында хәбәр иткән вакытта һәлак булучылар яки зыян күрүчеләр турында мәгълүмат килмәгән.
Йорт җимерелгән урында 89 кеше һәм 24 берәмлек техника эшли.