Чиләбе татар конгрессы Башкарма комитетының яңа составын сайладылар
15 декабрьдә Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән йомгаклау утырышы булды. Анда өлкәнең милли-мәдәни берләшмә җитәкчеләре, активистлар катнашты. Бу хакта Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.
Башкарма комитетның яңа составын сайлау – ул бертавыштан узды – утырышта катнашучыларның бердәмлеген дәлилли, диелә хәбәрдә.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы рәисе урынбасары Равил Гыйбадуллин конгресс рәисе Лена Колесникова исеменнән 2023 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты. Утырышта татар милли хәрәкәтен үстерү һәм аңа ярдәм күрсәтүдә мөһим мәсьәләләр күтәрелде, 2024 елга конкрет бурычлар билгеләнде.
Шулай ук Кунашак авылында спортның милли төрләре буенча беренче төбәкара Спартакиада үткәрелүен дә искәртергә кирәк, ул Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылды. Кунашак авылының «Саулык» спорт комплексы директоры Руслан Шәрипов чыгышында билгеләп үткәнчә, мондый ярышлар – төбәктә яшәүче татар халкы арасында милли традицияләрне таныту һәм спорт хәрәкәтен ныгыту өчен яхшы мөмкинлек.
Исмәгыйлә мәчете имам-хатыйбы Рәүфән хәзрәт Гафаровның студентларны милли мәдәнияткә җәлеп итү тәкъдиме дә - татар мирасын саклауда мөһим адым. Җәмәгать эшлеклеләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшыру аларның татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлешен һәм хезмәтен тану булып тора. Уңышлы һәм нәтиҗәле эш өчен барыгызга да рәхмәт! диелә хәбәрдә.