Осиново бистәсендә фатирда газ шартлаган, 4 кеше зыян күргән, йорт стенасы җимерелгән
Бүген иртән Казан янындагы Осиново бистәседәге ике катлы торак йортның икенче катындагы бер фатирда газ шартлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Гадәттән тыш хәл Яшел Үзән районы Осиново бистәсенең Үзәк урамындагы 7нче йортта булган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән.
Якынча мәгълүматлар буенча, дүрт кеше зыян күргән, диелә хәбәрдә.
Прокуратура Осиново бистәсендәге торак йортта көнкүреш газы шартлау факты буенча тикшерү оештырган, дип хәбәр итте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев. Урынга Яшел Үзән прокуроры вазифаларын башкаручы Антон Васютин килгән.